-1 °С
Болытлы
Яңа туристик мизгелдә «Азимут» авиакомпаниясе Актауга – Казахстанның көньяк-көнбатышында, Каспий диңгезе буенда урнашкан шәһәргә барырга тәкъдим итә.
27 июньдә Уфадан Актауга яңа очыш программасы ачыла. Рейслар атнасына бер тапкыр, дүшәмбе көннәрендә, Sukhoi Superjet 100 самолетларында башкарыла, дип хәбәр иттеләр Уфа аэропортының матбугат хезмәтеннән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.