Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2022, 12:35

Гражданнар форумы ачылды

Уфаның «Торатау» конгресс-холында Башкортстан Республикасының Гражданнар форумы ачылды.

Гражданнар форумы ачылды
Гражданнар форумы ачылды

Алтынчы тапкыр үткәрелгән бу чара коммерциягә карамаган оешмалар, бизнес, власть, халыкның үзара аралашуы мәйданчыгына әверелә. Форумда Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Русия төбәкләреннән коммерциягә карамаган оешмаларның вәкилләре катнаша. Гражданнар форумы бер үк вакытта республикабызның коммерциягә карамаган оешмаларының күргәзмә мәйданчыгы булып тора, анда иң яхшы тәҗрибәләр, нәтиҗәле технологияләр, яңа социаль программалар һәм проектлар тәкъдим ителә, ә икенче яктан пленар утырыш һәм тематик мәйданчыклар эше чикләрендә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен социаль-шәхси һәм җәмәгатьчелек партнерлыгы, хәйриячелек, коммерциягә карамаган оешмаларның җәмгыятьтәге роле темаларына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү урыны да.

Экраннан республика җитәкчесе Радий Хәбировның сәламләве яңгырады. Әлеге вакытта ул Петербург халыкара икътисади форумында катнаша.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: