Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2022, 13:00

Хөрмәтле райондашлар һәм Бәләбәй районы кунаклары!

Сезне алда торган халык бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар һәм Бәләбәй районы кунаклары!
Хөрмәтле райондашлар һәм Бәләбәй районы кунаклары!

Бу үзенчәлекле бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз. Ул язгы кыр эшләренең төгәлләнүен күрсәтә, безне туган тамырлар һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннарның аерылгысыз рухи бәйләнешен тәэмин итә.

Сабантуй кешеләрне берләштерә, күңелле, дәртле җыр-биюләре, халык уеннары һәм батырларның мавыктыргыч көрәше белән кунакларны җәлеп итә.

Бу якты бәйрәмдә без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен данлыйбыз, алдынгы механизаторларны һәм терлекчеләрне, азык-төлек иминлеген тәэмин итүче кешеләрне зурлыйбыз.

Бәләбәйлеләр һәрвакыт кунакчыллык, профессиональлек, эштәге югары күрсәткечләре белән аерылып тордылар. Һәрбер сәнәгать предприятиесендә, кулланучылар базары оешмаларында, социаль өлкә учреждениеләрендә эшләүче һәркем һәм һәр хезмәт коллективы районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертә. Алар туган ягыбызны намуслы хезмәт, һөнәри казанышлар, спорт һәм иҗат җиңүләре белән данлыйлар.

Барыгызга да сәламәтлек һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим! Сабантуй сезгә эшкә дәрт һәм бәйрәм кәефе бүләк итсен!

Азат Сәхәбиев,

БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: