Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2022, 10:40

Башкортстан бишенче урынны саклап калды

XXV Петербург халыкара икътисади форумында Русия төбәкләрендә Инвестиция мохите торышының милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Аны ел саен Стратегик башлангычлар агентлыгы әзерли.

Башкортстан бишенче урынны саклап калды
Башкортстан бишенче урынны саклап калды

2021 ел йомгаклары буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында бишенче урынны саклап калды. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек республика тәүге тапкыр бишенче урынга чыкты. 2019 елда – тугызынчы, ә 2018 ел йомгаклары буенча 16нчы урында иде. Тәүге урыннарда – Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Тула өлкәләре.

Башкортстан Түбәнге Новгород, Төмән, Новгород, Сахалин өлкәләре белән бишенче урынны бүлеште.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: