Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2022, 11:30

Кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз-борчак көтелә

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 20 июньдә, көндез республикада кыска вакытлы, төньяк-көнбатышта урыны белән көчле яңгыр явуы ихтимал. Аерым районнарда яшен, көндез боз-борчак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +17, +22 градус була.

Кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз-борчак көтелә
Кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм боз-борчак көтелә

Сишәмбе, 21 июньдә, төнлә республикада, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз-борчак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Температура төнлә +9, +14, көндез +17, +22 градус.

Чәршәмбе, 22 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә +8, +13, көндез +21, +26 градус җылы.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: