Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2022, 11:45

Корбан малларын кертү чикләнә

Башкортстанга Корбан бәйрәме өчен билгеләнгән корбан малларын кертү чикләнә.

Корбан малларын кертү чикләнә
Корбан малларын кертү чикләнә

Башкортстан Республикасының ветеринария идарәлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин Республикага идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, 9 июльдән 11енә тиклем имин булмаган субъектлардан һәм илләрдән рөхсәтсез маллар кертү хәвефе арта.

«Бу чаралар бруцеллёз һәм башка аеруча хәвефле авыруларны искәртү өчен кирәк. Карантин чараларын үткән хайваннарны гына кертергә рөхсәт ителә», – дип билгеләде Азат Җиһаншин.

Республиканың баш ветеринары сүзләренчә, корбан чалу Башкортстан ветеринария хезмәте контролендәге махсус бүленгән мәйданчыкларда оештырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: