Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2022, 15:35

Яшьләр көнен айнык каршы алачакбыз

Башкортстанда 27 июньдә – Яшьләр көнендә «коры закон» гамәлдә була, дип белдерделәр республика Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында.

Яшьләр көнен айнык каршы алачакбыз
Яшьләр көнен айнык каршы алачакбыз

Республика кануниятенә ярашлы, бу көндә алкогольне ваклап сату тыела. Спиртлы продукцияне сату кафе, бар һәм рестораннарга кагылмый.

Таләпне бозган өчен штраф каралган. Вазифаи кешеләргә 20-40 мең, юридик берәмлекләргә исә 100-300 мең сум.

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада яңа ел каникулларында, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, Яшьләр көнендә, Белем көнендә, шулай ук муниципалитетларда сабантуй оештырылган көннәрдә дә спиртлы эчемлекләр  сату чикләнә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: