Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 11:00

Башкортстан – җиңүчеләр исемлегендә

Башкортстан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә Русия Президенты грантлары конкурсы җиңүчеләре исемлеген җитәкли.

Башкортстан – җиңүчеләр исемлегендә
Башкортстан – җиңүчеләр исемлегендә

Ике башкаладан тыш, республикабызның коммерцияғә карамаган оешмалары 148 грант отты һәм 160 миллион сумга якын акча алды, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Радий Хәбиров сүзләренчә, быел, Уфадан тыш, Гафури районы һәм Сибай үзенең проектлары белән куандырды.

«Әле кемдәр федераль грант конкурсларында үз көчен сынап карамаган, аларга Президентские гранты.рф сайтын өйрәнергә киңәш бирәм. Җәмгыять өчен изге һәм файдалы эшләр өчен акча сорарга оялмагыз – фондлар шуның өчен кирәк тә инде. Сентябрьдә янә гариза тапшыру кампаниясе ачыла. Шуңа күрә тәвәккәл булыгыз», – дип язды Радий Хәбиров.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: