Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 12:00

Эсселәр кайта

Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, алдагы өч көндә республикада янә җәйгечә җылы була.

Эсселәр кайта
Эсселәр кайта

Чәршәмбе, 22 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен яшьнәве көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы көндез + 22, +27 градус була.

Пәнҗешәмбе, 23 июньдә, төнлә урыны белән, көндез республикада кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын, көндез яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17, көндез +24, +29 градус.

Җомга, 24 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен яшьнәве көтелә. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын, көндез яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә +14, +19, көндез +21, +26, көньякта +27, +32 градускача күтәрелүе мөмкин.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: