Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 17:05

Алинә Заһитова сәламәтме?

Бар дөньяга билгеле  безнең  Алинә Заһитова сәламәтлек торышына зарланды. Ул сәламәтлек белән бәйле проблемалары турында белдерде.

Алинә Заһитова сәламәтме?
Алинә Заһитова сәламәтме?

Пхенчхан Олимпия чемпионы социаль челтәрләрдә куйган видеосында язылучыларына соңгы фотосурәтләрдә йөзе бераз шешенгәнлеген аңлатты.

«Соңгы постта минем битем турында фикерләр күп булды. 4 ел дәвамында инде мин кайчагында күзләрем шешенеп уянам. Кайчагында бөтенләй берни дә күрмим. Бүген нәкъ шундый көн булды. Мин күп кенә табибларда тикшерендем, әмма моның нәрсә белән бәйле булуы аңлашылмый. Бүген әле бу минем яхшы вариантым», – дигән Заһитова.

Без синең өчен борчылабыз, Алинә. Тизәк терел, балакай.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: