Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 17:42

Иран безгә якынлашты

16 июньдә, Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында, Иран делегациясен Башкортстанның сәнәгать һәм икътисади потенциалы белән таныштырдылар.

Иран безгә якынлашты
Иран безгә якынлашты

16 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Башкортостан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле –  Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Сергей Греков Иран дәүләт нефть-газ компаниясе National Iranian Oil Company делегациясен Башкортстан стенды белән таныштырды һәм төбәкнең сәнәгать-икътисади потенциалы турында сөйләде.

Иран делегациясен Иран нефть министры урынбасары М.Хожаст Мэхр әфәнде җитәкләде. Очрашуда Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

– Башкортстан сезнең бизнесны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне бирергә әзер. Без партнерлыкка ачык. Республика башлыгы кушуы буенча, без Иранда Русия сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле офисын ачу механизмын эшләтеп җибәрдек, –  дип билгеләп үтте Андрей Назаров, Иран делегациясенә мөрәҗәгать итеп.

Иран нефть министры урынбасары һәм NIOC идарәче Директоры М.Хожаст Мэхр әфәнде Башкортстанның потенциалын һәм республиканың нефть сәнәгате өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде. Яклар тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уртак нокталарны билгеләделәр. Сөйләшүләр барышында NIOC делегациясенең Башкортстанга һәм БР Хөкүмәтенең Тегеранга рәсми делегациясенең уртак визитларын оештыру турында килешенде.
Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: