Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2022, 15:15

Байморзага бардым әле

Миңа һөнәрем буенча күп йөрергә туры килә. Менә әле, яңарак кына, Байморзада булырга туры килде.

Байморзага бардым әле
Байморзага бардым әле

Авыл табигатьнең матур почмагында урнашкан. Өйләре төзек. Әллә каян мәчете балкып тора. Ә кешеләре турында әйтеп торасы да юк.

Хөрмәтле укытучы Юлия Солтанбай кызы Галимова җентекләп авыл кешеләре турында сөйләде, очрашулар оештырды.

Иң башта гомере буе савучы булып эшләгән Мәрьям Имангол кызы Ишембаеваларда булдым. Ул җентекләп үзенең тормыш юлын сөйләде.

Аннан Каһировар гаиләсендә булдым. Алардан сокланып чыктым.

Иң азактан Гыйбаевлар гаиләсенең ишеген шакыдым. Мансур абыйны күптән ишетеп белсәм дә, бу безнең беренче очрашуыбыз иде.  Ул бик сөйкемле, ачык, иманлы, белемле һәм талантлы кеше икән. Гаиләсе дә искиткеч. Оныкларына тиклем бер акцентсыз татарча сөйләшә. (Менә кемнән үрнәк алырга кирәк).

Ә Байморза авылы турында “Бәләбәй хәбәрләре”нең киләсе саннарының берсендә  сәхифә бирергә җыенам.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: