Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2022, 11:35

Яңа елда ничек бәйрәм итәбез?

Яңа ел бәйрәмнәре 2023 елда тугыз көн – 31 декабрьдән 8 гыйнварга тиклем дәвам итә.

Яңа елда ничек бәйрәм итәбез?
Яңа елда ничек бәйрәм итәбез?

Яңа ел бәйрәмнәре 2023 елда тугыз көн – 31 декабрьдән 8 гыйнварга тиклем дәвам итә, дип белдерде Русиянең Хезмәт министрлыгы. Шушы мәгълүматка ярашлы, Хезмәт министрлыгы 2023 елда ял көннәрен күчерү турында карар проектын әзерләгән.

«2022 елда 31 декабрь шимбәгә туры килә, бу көн дә ял була», – диелә хәбәрдә.

Ведомствода 2023 елның 1 һәм 8 гыйнварындагы ял көннәрен 24 февральгә һәм 8 майга күчерү хакында да белдерделәр.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: