Беренче пленар өлештә «Аек авыл-2021» конкурсында актив катнашканнар махсус бүләкләр, оештыру комитетының дипломнары, Башкортстан министрлыклары һәм ведомстволарының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, шуннан соң махсус мәйданчыкларның эше башланды, түгәрәк өстәлләр оештырылды.
Икенче пленар өлештә «Аек авыл-2021» республика конкурсында катнашучыларны бүләкләү чарасы үтте, ул Башкортстан юлдаш телеканалының туры эфирында да күрсәтелде.
Хәтерегезгә төшерәбез, быел 14 июньдә үткән оештыру комитетының йомгаклау утырышында «Аек авыл-2021» республика конкурсының 12 җиңүчесе расланды.
«Эре торак пунктлар» арасында
I урын – Бөрҗән районы, Әбделмәмбәт авылы;
II урын – Авыргазы районы, Морадым авылы;
III урын – Көергәзе районы, Яхшымбәт авылы.
«Зур торак пунктлар» арасында
I урын – Тәтешле районы, Түбәнге Балтач авылы;
II урын – Аскын районы, Солтанбәк авылы;
III урын – Иглин районы, Түбәнге Ләмәз авылы.
«Уртача зурлыктагы торак пунктлар» арасында
I урын – Хәйбулла районы, Бәләкәй Арыслангол авылы;
II урын – Шаран районы, Йәрәмкә авылы;
III урын – Мәчетле районы, Яңы Мишәр авылы.
«Бәләкәй торак пунктлар» арасында
I урын – Зилаер районы, Сәләх авылы;
II урын – Күгәрчен районы, Сәлих авылы;
III урын – Стәрлетамак районы, Кантүк авылы.
Республика конкурсының бүләк фонды – 40 миллион сум. Алты миллион сум күләмендәге иң зур бүләк «Эре торак пунктлар» номинациясендә җиңүчегә тапшырылды. Номинациядә җиңүчеләр 5, 4 һәм 3 миллион сум акча алды, бүләкнең суммасы авылның зурлыгына карап аерыла.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.