Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2022, 11:30

Юллар яңартыла

Федераль план чикләрендә алдагы биш елда Башкортстан трассалары яңартыла.

Юллар яңартыла
Юллар яңартыла

Русия Федерациясе хөкүмәте боерыгы белән 2023-2027 елларга юллар төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча 250дән артык чарадан торган исемлек  расланды. Ул федераль, төбәк, муниципальара һәм урындагы трассаларга кагыла. Максаты – 105 зур агломерациядә юлларның 85%, төбәкләрдә исә юлларның 50% артыгын норматив хәлгә китерү.Трассаларны киңәйтү исәбенә аларның үткәрү сәләте арта, 46 зур шәһәрнең  урау юлы салына, бу инде урындагы халыкка һәм водительләргә уңайлы шартлар тәэмин итәргә тиеш. Автотрассаларны яңарту, киңәйтү һәм төзү өчен федераль бюджеттан 5 триллион сумнан артык  акча бүленә.

Исемлеккә кертелгән объектлар арасында – Башкортстан юллары һәм автотрасса участоклары. Атап әйткәндә, Дүртөйле – Әчит трассасы участогын, Кушнарен һәм Бөре районнарында Агыйдел елгасы аша күпер белән Уфа – Бөре – Яңавыл автомобиль юлын төзү, Көнчыгыш чыгу юлы төзү, Башкортстан аша үткән федераль трассаларның берничә участогын реконструкцияләү.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: