Новости
12 Июля 2022, 10:39

Балалар өчен Корбан бәйрәме

Һәр елдагыча, быел да Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчетендә Корбан бәйрәме зурлап уздырылды. Бик күп мөселман кардәшләребез  иртәнге  сәгать 7дә Корбан гаетенә ашыкты, имамыбыз Илдар хәзрәтнең фәһемле, тирән эчтәлекле вәгазен тыңлады, ә көндез мәчеткә килгәннәр корбан итеннән-ашыннан авыз итте, изге теләкләргә, якты уйларга баеды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балалар өчен Корбан бәйрәмеБалалар өчен Корбан бәйрәме
Балалар өчен Корбан бәйрәме

Бәйрәмнең икенче көнендә – 10 июльдә махсус  балалар өчен  изге Корбан бәйрәме оештырылды.

Иртән үк шәһәрнең төрле очларыннан килгән балалар өчен мәчет мәдрәсәсе ишегалдында өлкәннәр –  алар белән бергә килгән әти-әниләр, картәниләр  уеннар, спорт ярышлары, төрле күңелле  конкурслар оештырды. Кызлар-малайлар кызыклы сорауларга җаваплар бирде. Ачык һавада Корбан итеннән әзерләнгән тәмле пылау ашаганнан соң,  Корьән укып, догалар  кылынды. Балаларга бүләкләр өләшү дә шатлык өстенә шатлык булды.

Мәчет советы әгъзалары, бәйрәмне оештыруда катнашканнар балаларыбызның күңелләрен күрү –  Аллаһыбыз ризалыгы өчен, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч, балаларыбыз бәхетле булсын дигән теләктә.

Мәчет каршында 1-15 августта балалар өчен тагын җәйге курслар (лагерь)  оештырыла. Рәхим итегез!

Зәйфә Салихова.

Илдар Галиев фотолары.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас