

Бу көнне Приют балалар китапханәсе үзенең ишеген балалар иҗаты үзәгендә шөгыльлләнүчеләр һәм 7нче урта мәктәпнең җәйге лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен ачты. Алар өчен кызыклы уен программасы үткәрелде.
Бу чараны китапханәче Светлана Малинкина әзерләде, балалар Петр һәм Феврония турында фильм карадылар. Төрле уеннарда катнаштылар.
Чара бәйрәм символы – ромашка чәчәге ясау белән тәмамланды.
Книга Томова фотосы.