Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2022, 17:26

Башкортстанга яңгырлар киләчәк

Башкортстанда эссе һава торышы озакка сузылмаячак. Алмашка яңгырлар һәм салкын һава торышы киләчәк.

Башкортстанга яңгырлар киләчәк
Башкортстанга яңгырлар киләчәк

Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, июль аенда Башкортстанда уртача һава температурасы  17, 20 градус тирәсе булачак. Явым-төшем шулай ук нормага якын булыр дип көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча төбәк идарәсе фаразлары буенча, соңгы эссе көннәр 13 һәм 14 июльдә булачак, көндез һава температурасы 34 градуска кадәр күтәреләчәк. Шул ук вакытта яңгырлар, яшеннәр, боз һәм көчле җил көтелә. 15 июльдән эсселек булмаячак, һава температурасы кимиячәк – термометр баганасы 24 градуска кадәр төшәчәк. Русиянең гидрометеорология үзәге якындагы ялларда һаваның максималь температурасын 27 градус дип фаразлый. Гисметео порталы мәгълүматларына караганда, июльнең икенче яртысы һәм августның беренче яртысы салкынча һәм яңгырлы булачак. Көндезге сәгатьләрдә 15, 22 градус көтелә.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: