Бәләбәй шәһәр суды Ярмәкәй районының 32 яшьлек кешесенә карата гаепләү карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 294 маддәсенең 2 өлешендә каралган (җинаять эшен тикшерүгә каршы тору) җинаять кылуда гаепле дип табылган. Ир-атка карата кешене урлау, сәламәтлеккә зыян китерү, чит милеккә зыян китерү һәм административ күзәтчелектән тайпылу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү изоляторында булганда, җинаять җаваплылыгыннан качу максаты белән, җинаять эше материаллары белән танышканда гаепләнүче 16 битне умырган. Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды. Суд аңа 400 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Җинаятьләр җыелмасы буенча ахыргы җәза катгый режимлы колониядә 8 ел 6 ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.