Новости
15 Июля 2022, 12:30

Маймыл чәчәк авыруы гына җитмәгән иде

Русия кешесендә маймылларда очрый торган чәчәк авыруы ачыкланган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Маймыл чәчәк авыруы гына җитмәгән идеМаймыл чәчәк авыруы гына җитмәгән иде
Маймыл чәчәк авыруы гына җитмәгән иде

Бу – илдә беренче очрак, ул Европадан кайткан егеттә расланган, дип хәбәр иттеләр журналистларга Роспотребнадзорың матбугат хезмәтендә. РИА Новости шул турыда яза.

«Авыру егет Европа илләреннән кайткан һәм тәнендә бу чиргә хас тимгелләргә зарланып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән», – диелә ведомствоның пресс-релизында.

Авыруның җиңел формада үтүе һәм егетнең гомеренә куркыныч янамавы турында хәбәр ителә. Ул башка кешеләрдән изоляцияләнгән һәм йогышлы чирләрне дәвалый торган медицина оешмасында ята.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роспотребнадзорда) билгеләп үтелгәнчә, «инфекцияне алга таба тарату мөмкинлеге туктатылган».

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас