+8 °С
Болытлы
Ярышлар, тиешенчә, экстремаль шартларда узды. 5 км дистанциядә аларны 11 сынау көтте. Спортчылар аркан ярдәмендә биек тауны, җир астындагы тоннельне үттеләр, елга аша чыктылар, казыклар ярдәмендә вертикаль диварга күтәрелделәр, покрышкалар аша йөрделәр, тайгак җирдән менделәр, капчыкларны күчерделәр... Болар, әлбәттә, бер-берсенә ярдәм итеп башкарылды.
Барысыннан да шәбрәк нәтиҗәләрне «Кардиостимулятор» һәм «Дрим тим» командалары күрсәтте.