Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2022, 17:35

Президент халыкның гомер озынлыгын арттыру бурычын куйды

Русиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә тиеш, дип белдерде Владимир Путин.

Президент  халыкның гомер озынлыгын арттыру бурычын куйды
Президент халыкның гомер озынлыгын арттыру бурычын куйды

Мондый күрсәткечләргә ул 2030 елга кадәр ирешергә кушты.

 «Бу елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча үлүчеләр саны, Аллаһка шөкер, Русиядә 2019 ел – пандемиягә кадәрге ел дәрәҗәсенә кадәр кимегән, ә шул ук квартал чорында гомер озынлыгы, якынча бәяләүләр буенча, 73 яшьтән артып киткән. Тулаем алганда, бу яхшы нәтиҗә, әмма куелган максатка – Русиядә гомер озынлыгын 2030 елга 78 яшькә кадәр арттыру өчен тотрыклы рәвештә эш итү мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: