Барлык яңалыклар
Новости
20 июль 2022, 17:50

Агач сыннар артты

Күрше Туймазы районының Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары» тарихи-мәдәни комплексында чираттагы агач сыннар фестивале «Бабай утары-2022» тәмамланды.

Агач сыннар артты
Агач сыннар артты

Фестивальгә Ырынбур, Чаллы шәһәрләреннән һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән 11 сынчы көч сынашты.

Тамашачыларга татар әкиятләре һәм бәет персонажларыннан торган агач сыннар тәкъдим ителде. Фестивальнең Гран-приын Туймазы районы Сөбхангол авылы егете Марсель Шәймөхәммәтов яулады.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: