

К. Иванов исемендәге хуҗалыкта күпьеллык үләннәрдән сенаж салуны төгәлләделәр. Хәзер хуҗалыкта 700 баштан артык эре мөгезле терлек бар. Шуның 300е савым сыерлары, алардан һәр көнне өч тоннага якын сөт савып алына. Җәй көне терлекләр болында үлән ашап утлап йөри. Ә менә кышка печән, сенаж һәм силос әзерләргә кирәк. Хуҗалык бригадиры Анатолий Тимофеев сүзләренә караганда, дүрт сенаж чокырына – 5 000 тонна сенаж, 400әр килограммлы 500дән артык печән төргәге әзерләнгән дә инде.
Мондый запас терлекләрне кышлату өчен җитәргә тиеш. Печән һәм сенаждан тыш, хуҗалыкта көз көне кукуруз кырларыннан да югары уңыш көтәләр. Димәк, маллар алдында сусыл силос та булачак. Азык әзерләү кампаниясендә югары квалификацияле белгечләр, шул исәптән механизаторлар Константин Иванов һәм Алексей Жилкин катнашты. Яшел массаны ташуда машина йөртүче Александр Михайлов һәм механизатор Владимир Иванов аерылып торды. Рулоннарны берләштерүне һәм төяүне механизатор Андрей Шеметов уңышлы башкарды. Коллективта шундый хезмәт ияләре булганда, теләсә нинди эшне җиңеп чыгарга мөмкин, ә нәтиҗәләр сөендерә. Бүген К. Иванов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында урып-җыюны көтәләр: механизаторлар ашлык җыю комбайннарын көйләү һәм тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр.