Новости
23 Июля 2022, 05:40

Хөрмәтле сәүдә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хөрмәтле сәүдә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!Хөрмәтле сәүдә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хөрмәтле сәүдә тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сәүдә һәрвакытта  да заманча тормышны ансыз күз алдына да китереп булмый торган юнәлешләрнең берсе булып кала бирә. Сезнең хезмәтегез бик кирәкле, чөнки аның нәтиҗәлелегенә күп нәрсә бәйле – кешеләрнең кәефе дә, тормыш сыйфаты да, шәһәр икътисады торышы да. Сез бюджетка сизелерлек өлеш кертәсез, яңа эш урыннары булдырасыз, социаль инфраструктураны ныгытасыз. Сәүдә торышы буенча муниципалитетның икътисадый үсеше, халыкның тормыш дәрәҗәсе турында фикер йөртеп була. Бәләбәй районында 900дән артык сәүдә объекты исәпләнә, бу мөһим тармакта халкыбызның күп өлеше хезмәт куя. Сезнең кайгыртучан куллардан без барлык товарларны сатып алабыз һәм күп кенә хезмәтләр белән файдаланабыз. Сезнең күпләрегез өчен без даими сатып алучылар булып торабыз, чөнки кирәкле товарны гына түгел, ә сезнең осталыгыгыз һәм игътибарыгызны да бәялибез.

Сезгә җиңел булмаган, әмма бик кирәкле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, сатып алучыларга рәхмәтле елмаюлар һәм эшегездә яңа уңышлар телим.

Азат Сәхәбиев,

БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас