Нальчик черкас теленнән тәрҗемә иткәндә дага дигәнне аңлата. Хәрби крепость буларак төзелгән, ләкин бер генә сугышта да катнашмаган, тора-бара сәламәтләндерү һәм ял үзәгенә әйләнгән. Менә шунда чираттагы “Минем провинция” Бөтенрусия матбугат фестивале узды да инде. Ачылу тантанасында Русия Президентының Төньяк Кавказ округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Чайка, Кабарда-Балкар башлыгы Валерий Коков катнашты. Хезмәттәшләр һәм басма сүз осталары белән очрашуга мин дә киттем. “Тәҗрибә уртаклашу” номинациясендә редакциянең “100 халык – 100 мәдәният: Башкортстан буенча кулинария сәяхәте” иҗади проектын тәкъдим иттем.
Жюри составына кергән телевидение һәм журналистиканың танылган осталары тәкъдим ителгән эшләрне бик җентекләп тикшерделәр.
Фестивальнең өченче көне барыбыз өчен дә мавыктыргыч булды. Без, журналистлар, иртә белән Кабарда-Балкариянең иң популяр туристик маршрутлары буенча сәяхәткә киттек. Төштән соң “Журналистлар тынычлык өчен" республика конкурсы кысаларында “табадан гына төшкән” репортажлар язарга кирәк иде. Икенче көннең таңы бик дулкынландыргыч булды, чөнки алда конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм бүләкләү тантанасы көтә иде. Жюри карары белән “100 халык – 100 мәдәният: Башкортстан буенча кулинар сәяхәт” проекты иң яхшы дип табылды, истәлекле билге, I урын дипломы һәм Кыш Бабай туган көнгә Бөек Устюгка матбугат турына сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук минем тарафтан әзерләгән репортаж да иң яхшылардан дип табылды. Шулай итеп, Нальчик шәһәре чын мәгънәсендә бәхет дагасы буларак истә калыр.
Гөлнара Мурзина.