

«Оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Фәрит улы миңа Аслыкүлдәге экологик хәлне шәхси контрольгә алырга кушты, – дип язды Башкортстан Республикасы хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә. – Соңгы елларда бу проблема гражданнарыбызны бик нык борчый. Киләсе атнада Экология министрлыгы вәкилләре һәм башка җаваплы кешеләр белән күчмә киңәшмә үткәрәбез».