Бәләбәйнең «Миләшкәй» балалар бакчасында физик үсеш өчен барлык шартлар да бар! Көн саен тәрбиячеләр балалар өчен иртәнге зарядка, спорт чаралары һәм дәресләр, хәрәкәтчән уеннар үткәрәләр. Шундыйларның берсе узган җомгада узды.
Беренче булып мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары ярышты (№ 4, № 12, № 7). Аннары спорт ярышы өлкән яшьтәге төркемнәр арасында (№ 6, № 9) үтте. Тәрбиячеләре О.Д. Евграфованың, М.Е. Озерованың яхшы оештырулары нәтиҗәсендә, сабыйлар бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Ә сәламәтлек – иң мөһиме! Сәламәт тәндә – сәламәт рух, диләр чараны оештыручылар.
Г.Ш. Әхмәтшина, О.Д. Евграфова, М.Е. Озерова, О.В. Романова.