Новости
26 Июля 2022, 06:50

Стипендиянең күләме арттырылды

Башкортстанда дәүләт колледжларының сәләтле студентларына булышлык итү өчен республика Башлыгы стипендиясе күләме 2300 сумнан 4900гә тиклем арттырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Стипендиянең күләме арттырылдыСтипендиянең күләме арттырылды
Стипендиянең күләме арттырылды

Бу турыда ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин белдерде.

Айбулат Хажин билгеләвенчә, стипендияләр саны да арткан. 2021 елда алар 107 булса, 2022 елда исә 150.

«Алар 1 сентябрьдән түләнә башлый. Хәзер 2022-2023 уку елында стипендиягә дәгъвә итү өчен ачык конкурс үткәрелә», – дип өстәде министр.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас