Новости
27 Июля 2022, 07:20

Чиркәүне яшен суккан

Кичә, 26 июльдә, Бәләбәй районының кайбер авылларында бик көчле яңгырлар явып узды, урыны белән боз да булган, диләр. Ә, менә, күршеТуймазы районының Воздвиженка авылында өч катлы агач чиркәү янган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чиркәүне яшен сукканЧиркәүне яшен суккан
Чиркәүне яшен суккан

Бу чиркәү мәдәни мирас объекты булып исәпләнгән. Ул 1884-86 елларда Уфа губернасы меценаты Д. Стахеев акчасына төзелгән.

Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр 18 сәгатьтә килгән. Кичке сәгать җидедә янгын тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Аны сүндерүдә 25 кеше һәм 9 берәмлек техника катнашкан.

Янгынның сәбәбе - яшен сугу, дип белдерәләр ведомствода. Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Янгын урынында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас