Новости
28 Июля 2022, 11:52

Диңгез туганлыгы символы

Төрле гаскәр ветераннары хөрмәтенә истәлекле билгеләр кую күркәм традициягә әйләнде. Бу, үз чиратында,  район халкын берләштерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Диңгез туганлыгы символыДиңгез туганлыгы символы
Диңгез туганлыгы символы

Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан Приют поселогындагы хәрби диңгезчеләргә багышланган мемориал тәртипкә китерелде.

Виктор Никулин инициативасы белән аңа “Таш-кыя” дип аталган гранит барельеф урнаштырдылар. Аңа легендар хәрби судноларның сурәтләре төшерелгән һәм адмирал Нахимовның сүзләре язылган. Виктор Никулинның инициатив төркеменә 27 моряк-приютчы җыелды, “Таш-кыя” барельефына заказ бирелде.

Тантаналы ачу август башында узачак.

Гөлнара Мурзина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас