Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов Уфа – Яңавыл, Уфа – Инзәр – Белорет, Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә автомобиль юлларында рейд чараларын көчәйтү турында карар кабул итте. Моннан тыш, шәхси состав “Волга” М-7, “Урал” М-5 һәм Уфа – Ырынбур трассаларында машина йөртүчеләрне туктатачак. Моның өчен трассаларга ЮХИДИнең аерым батальоны һәм махсуслаштырылган ике өстәмә экипажы җибәреләчәк. Муниципальара һәм шәһәрара җәмәгать транспорты линияләрендә эшләүче транспорт чаралары көн саен тикшереләчәк. Уздырыла торган чараларның максаты – пассажир транспортында һәлакәтләрне киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.
Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертүнең төп нигезләмәләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышын контрольгә алуга һәм автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимына карата катгый таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк.