Новости
29 Июля 2022, 10:25

Ралинаның уңышы

Сәнгатькә багышланган “Сәнгать – Технология – Спорт”  Бөтенрусия Зур олимпиадасында катнашучылар өчен сынаулар берничә ай дәвам итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ралинаның уңышыРалинаның уңышы
Ралинаның уңышы

Яңа  олимпиаданы Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Русия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырды. Бәләбәй районының 300дән артык укучысы шушы Бөтенрусия олимпиадасында катнашты.

Бөтенрусия конкурсының республика этабының “Спорт сәнгате” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә Приют поселогының 16нчы мәктәбе укучысы Ралина Хуҗина лаек булды. Кыз тәҗрибәле педагог Анна Устинова җитәкчелегендә “Калинка” бию коллективында шөгыльләнә. Үзенең бию белән мавыгуын ул видеофильмга төшереп конкурска тәкъдим итте. Кызын  әзерләүгә Ралинаның әнисе Нәфисә Илгиз кызы зур өлеш кертте.

Гөлнара Мурзина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас