Йөзүчеләр 2, 3,5, 5 һәм 10 км дистанцияләрдә ярышачак. X-Waters Ufa ярышында Русиянең 30 төбәгеннән һәм берничә чит илдән барлыгы 500дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Узган ел барлык дистанцияләрдә Русиянең 28 төбәгеннән 400 кеше старт алды.
Быелгы йөзүдә катнашырга 18 яшьтән өлкән ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла. Яшь төркемнәрендә катнашучыларның яше тулы еллар саны буенча 2022 елның 31 декабренә билгеләнә. Барлык йөзүчеләр дә йөзү шапкалары алачак, финишта эксклюзив медаль тапшырылачак.
Финиш шәһәрчеге “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексыннан 800 метр түбәнрәк урында урнашачак.