Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2022, 17:30

Радий Хәбиров “Карлыгач” поездының йөри башлавын хәбәр итте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә Уфа – Раевка маршруты буенча “Карлыгач”  тизйөрешле поезд маршрутының ачылуы турында хәбәр итте.

Радий Хәбиров “Карлыгач” поездының йөри башлавын хәбәр итте
Радий Хәбиров “Карлыгач” поездының йөри башлавын хәбәр итте

«Статистика буенча, бу халык арасында популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Юлга 1 сәгать 40 минут вакыт китә. Димдә, Чишмәдә, Шиңгәккүлдә һәм Дәүләкәндә туктый. Уфадан иртәнге сәгать 10нчы 4 минутта, ә Раевкадан кичке 6нчы 3 минутта юлга чыга (урындагы вакыт). Составта биш вагон», – дип билгеләде Радий Хәбиров.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото Радий Хәбировның социаль челтәрләреннән алынды.

Автор:
Читайте нас: