Чара чикләрендә художество кәсепләре остаханәләре, ат җигү кирәк-ярагы һәм ат җигү өчен кирәк-яракларны әзерләү белән шөгыльләнгән осталар, һөнәрчеләр катнаша. Конкурста катнашучыларның берсе – Рәмил Әлмөхәмәтов. Ул Баймак районының Икенче Эткол авылыннан. Атчылык белән күптән шөгыльләнә, шуңа өстәп, аучы да. Конкурска ул ат сбруйлары, үзе эшләгән тарантас, чаналар алып килгән. – Чананың табанына юкә агачын кулландым. Сунар чанасын кыш көне сунарга кулланам, ат көткәч көндәлек хуҗалыкта башка чаналар кулланыла. Шулай ук ат җигү өчен кирәк-яракларны да үзем эшлим, – ди Рәмил Оморзак улы. Учалы районының Бәләкәй Казаккол авылыннан Кәрим Мостафин югәнгә бизәгечләр суга, шулай ук ат җигү өчен кирәк-яракларын заказ буенча җитештерә. Мәйданда төрле төбәкләрдән килгән осталарның кул эшләре, авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмәләре урын алган. Жюри әгъзалары конкурсантларның эшен бәяләп, иң-иң осталарны билгеләячәк.
Кәримә Усманова.