Алар “түгәрәк өстәл” Башкортстанда атчылык тармагын селекция һәм технологик яктан тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләрен, бу өлкәдә эшмәкәрлекнең төп юнәлешләрен, проблемаларны, шулай ук токымны камилләштерү юлларын өйрәнә. Эшлекле программа мәйданчыгының модераторы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов. Спикерлар – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ираида Әбубәкирова, “Толпар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар. Әйткәндәй, чара алдыннан атчылык һәм башкорт токымлы атларын үстерүгә зур өлеш керткән бер төркем хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Баймак районы эшкуарлары, иң тәмле кымыз җитештерүчеләр – Денис Өметбаев, Фәнис Кәримов, Рафаэль Сырлыбаев һәм башкалар бар.
Кәримә Усманова.