Барлык яңалыклар
Новости
31 июль 2022, 11:45

Туры элемтә кичектерелә

Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә сентябрьнең икенче яртысыннан да иртә булмаячак.

Туры элемтә кичектерелә
Туры элемтә кичектерелә

Кремльнең рәсми вәкиле аныклаганча, Путинның графигы киеренке булу сәбәпле, чараны җәй көне үткәрә алмадылар, ә хәзер русиялеләрнең күбесе отпускта һәм эфирны күзәтә алмый.

«Сентябрь башы, сентябрьнең беренче яртысы – сәяси сезон да башлана, җәйге чордан соң гомумән эчке тормыш та җанлана. Ә аннары туры элемтә датасы билгеләнә һәм без бу хакта хәбәр итәбез», – диде Песков.

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: