

«Әгәр коллегаларыбыз ярдәм итсә, безнең очрашу йомгаклары буенча республикада башкорт токымлы атларны өйрәнү буенча институт булдыру тәкъдиме белән чыга алабыз. Аны Фәннәр академиясе яки дөнья дәрәҗәсендәге Евразия гыйльми-белем бирү үҙәге системасы белән берләштерергә мөмкин», – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы шушы институтны финанслауны тәэмин итәргә җыенуы хакында белдерде. Институт токымны саклау белән шөгыльләнер, аның үсеш тенденцияләрен өйрәнер, атчылыкны үстерү, кымыз белән дәвалау һәм кымыз ясау буенча тәкъдимнәр кертер дип күз уңында тотыла.
Борынгы һөнәрләрне, мәсәлән, тимерчелек эшен, сувенирлар әзерләүне тергезү атчылыкны үстерүнең уңай нәтиҗәсе булырга тиеш, дип билгеләде Хәбиров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.