Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2022, 10:04

Сентябрьгә коронавирусның артуы көтелә

Коронавирусның яңа дулкынына каршы көрәшкә әзерләнү өчен өч атна вакытыз бар.

Сентябрьгә коронавирусның артуы көтелә
Сентябрьгә коронавирусның артуы көтелә

Бу хакта Республикага идарә итү үзәгендә үткән хөкүмәт киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Анна Казак белдерде. Ләкин республика халкының яңа дулкынга әзерләнү һәм вакцина ясату өчен вакыты бар, дип билгеләде Анна Казак.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, бүгенгә республикада коронавирус инфекциясенә бәйле хәл тотрыклы гына. 1 августка мәгълүматлар буенча, 108 пациент – стационарда, 363е амбулатор шартларда дәвалана. Республикада инфекциянең таралу коэффициенты 1,3 тәшкил итә. Соңгы җиде көндә үсеш – 26 процент.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына 29 августта вакцинация һәм ревакцинация барышы турында мәгълүмат бирергә кушты.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: