Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран Ислам Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы хокуклы илчесе Казем Джалали белән очрашты. Әңгәмәдә Калмыкстан Башлыгы Бату Хасиков та катнашты. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү һәм берлектәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, шул исәптән Калмыкстан катнашлыгында Каспий диңгезендә транспорт-логистик хаб булдыруны тикшерде.
Иран Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Башкортстан җитәкчелегенә очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.