“Языл һәм җиң” акциясендә районыбызда яшәүче 22 кеше катнашты. Алар “Бәләбәй хәбәрләре”нә еллык яки яртыеллык язылу турында абонементлар җибәрделәр. Җиңүчеләрне билгеләү өчен редакциядә лототрон урнаштырылды, аның ярдәмендә бәхетле абонементлар сайлап алынды.
Татар телендә чыгучы гәзиткә язылучылардан дүрт кеше түбәндәге бүләкләрне отты:
1. Термопот – 009243 санлы абонемент, Сәлимова;
2. Шланг – ПО604 санлы абонемент, Төхвәтшина;
3. Электр миксеры – 009198 санлы абонемент, Төхвәтуллин;
4. Салат савытлары җыелмасы – 009314 санлы абонемент, Таһирова.
Менә әле шул бәхетле кешеләрнең берсе – Ракыя Садри кызы Төхвәтшина безнең редакциягә приз алырга килде.
Кунагыбыз тумышы белән ямьле Ярмәкәй районыннан, әмма барча гомерен безнең Бәләбәй районы белән бәйләгән. Һөнәре дә нинди изге бит – Укытучы! Башта Мәтәүбаш авылында укыткан, аннан, хаклы ялга чыкканчы Татар гимназиясендә балаларга белем биргән. Күп еллар буе директор урынбасары йөген дә тарткан.
Менә дигән ике ул үстергән. Хәзер инде аларның үз гаиләләре бар. Ә бәхетле Ракыя апа буш вакытларында оныклары белән мәш килә.
Ракыя Садри кызы безнең гәзитебезнең аерылмас дусты. Ул “Бәләбәй хәбәрләре”н 45 елга якын (!) алдыра икән.
Калган приз отучыларны да редакциядә көтәбез! Белешмәләр өчен телефон: 834786-3-25-44.
Гәзиткә язылыгыз һәм җиңегез!