Новости
7 Августа 2022, 05:35

Вакытында кисәтик!

Вакцинация бүген йогышлы авырулар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вакытында кисәтик!Вакытында кисәтик!
Вакытында кисәтик!

Бәләбәй шәһәренең балалар поликлиникасы белгечләре Профилактик прививкаларның милли календаре кысаларында вакцинация үтүнең мөһимлеген искә төшерә. Иммунизация РФ законнары нигезендә теркәлгән медицина препаратлары ярдәмендә уздырыла.

 – Бүгенге көндә безнең учреждениедә гепатит вирусы, туберкулез, дифтерия, столбняк, бума ютәл (коклюш), гемофиль йогышы, кызылча (кроснуха), кызамык (корь), эпидемик паротит, полиомиелит, пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация уздырыла. Юлламаны үз участок педиатрыннан алырга мөмкин. Балагызга билгеле бер яшьтә тиешле прививка алырга мөмкинлек бирегез. Аны йогышлы авырулардан һәм алар китереп чыгара торган авыр чирләрдән саклагыз, –  дип сөйли поликлиника мөдире Гүзәл Гомәрова.

 

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас