Китапханәчеләр “Физкультура белән дус булсаң – авырулар куркыныч түгел” дигән сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Китапханәче Светлана Малинкина балаларга бәйрәм турында сөйләде, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уздырды, сабыйларга грек-рим көрәше, футбол һәм баскетбол ярышларында яуланган медальләрне һәм кубокларны күрсәтте. Кызлар һәм малайлар үзләре дә спорт ярышларында катнаштылар, көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. “Кояшкай”, “Фотомодельләр”, “Уңыш утырту һәм җыю” эстафеталарында балалар һава, кояш, су, витаминнар һәм физкультураның сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүен искә төшерделәр.
Табышмаклар ярдәмендә, нәниләр җәйге һәм кышкы спорт төрләрен искә төшерделәр, ә «Таякны иптәшеңә бир», «Биеклекләр өстеннән йөгерү» һәм «Көнгерә» эстафеталарында үзләрен Олимпия уеннарындагы җиңел атлетлар итеп тойдылар.
Гөлнара Мурзина.