Чарага мәртәбәле кунаклар – Бәләбәй районы чувашлары автономиясе рәисе В.М. Яковлев, “Урал сасси” гәзитенең баш мөхәррире Ю.Н. Михайлов, Советлар Союзы Герое Н.С. Павловның улы А.Н. Павлов килде.
Бәйрәм концерты җылы сүзләр һәм изге теләкләр белән башланып китте. Слакбаш авыл хакимияте башлыгы Д.Ю. Андреев чубукаранлыларны күркәм юбилейлары белән котлады, авылның мактаулы һәм актив кешеләренә Рәхмәт хатлары, истәлекле сувенирлар тапшырды.
Слакбаш мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективлары һәм Бишбүләк районының Михайловка мәдәният йортының “Шурăм пуç” чуваш вокаль ансамбле кызыклы мәдәни программа тәкъдим итте. Чара югары дәрәҗәдә узды, авыл халкы һәм килгән кунаклар тамашадан бик канәгать калды.
Слакбаш мәдәният йорты фотосы.