Көмеш медальгә дзюдочы София Белаш, мас-рестлер Кирилл Селкунов һәм боксер Тимур Шәйбәков лаек булды. Бадминтончылар Фәрхәт Шәрипов һәм Иван Меркушев Башкортстанның җыелма командасына бронза наградалар китерде.
Хәтерегезгә төшерәбез, Владивостокта VII «Азия балалары» халыкара спорт уеннары узды. Анда Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләреннән һәм Русия төбәкләреннән 13-16 яшьлек 1300дән артык спортчы катнашты.
«Азия балалары» уеннары дүрт ел саен үткәрелә. Тәүге тапкыр 1996 елда Саха (Якут) Республикасының беренче президенты Михаил Николаевның башлангычы буенча хәзерге Олимпия хәрәкәтенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.