

Чарада федераль, республика, район һәм шәһәр басмалары, телевидение, радио һәм интернет-берләшмә вәкилләре катнаша.
Фестивальне ачу тантанасында абруйлы кунаклар чыгыш ясый, шул исәптән Караидел районы хакимиятеннән һәм Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгыннан. Журналистларны бүләкләү, милли ихаталар белән таныштыру була, концерт номерлары күрсәтелә.
Журналистлар өчен чакырылган экспертлар катнашлыгында семинарлар һәм осталык дәресләре, спорт уеннары үткәрелә.
Бәйрәмне оештыручылар – Башкортстанның Журналистлар берлеге, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.