“Көтелгән күрсәткечләр былтыргы дәрәҗәдән ике тапкырга диярлек күбрәк – ул чакта без 2,2 миллион тонна җыеп алдык. Май бирә торган культуралар буенча план – 500 мең тоннадан артык, шикәр чөгендере буенча исә 1,3 миллион тонна. Быел безнең алда барлыгы 2 миллион 462 мең гектар чамасы, шул исәптән 1 миллион 759 мең гектар иген һәм кузаклы культуралар, шулай ук 480 мең гектар техник культуралар җыю бурычы тора», – дип билгеләде Илшат Фәзрахманов.
Урып-җыю эшләренә 3 960тан артык комбайн җәлеп ителгән, бу былтыргыга караганда 120гә күбрәк, дип өстәде министр.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.