Новости
10 Августа 2022, 06:55

Слакбашта бюст ачыла

Слакбаш авылында туган Советлар Союзы Герое Николай Павловның бюсты ачылуга ике атна вакыт калды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Слакбашта бюст ачылаСлакбашта бюст ачыла
Слакбашта бюст ачыла

Мемориал якташыбыз яшәгән йорт урынына урнаштырылачак. Монда эшләр тәмамлануга таба бара – мәйданчыкка декоратив таш җәелгән, исемле постамент урнаштырылган. Слакбаш авыл хакимияте башлыгы Дмитрий Андреев сүзләренә караганда, хәзер тирә-якка чәчәкләр утырталар. Тантаналы ачылыштан соң мәйданчыкны агачлар да бизәячәк.

– Эшчеләр бюст урнаштырдылар. Мәйданчык әзер диярлек. Куелган вакытка без сыешачакбыз, –  диде Дмитрий Юрьевич.

Советлар Союзы Герое Николай Павловның бюстын ачу тантанасы 25 августта 11.00 сәгатьтә узачак.

 Д. Андреева фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас