

Бүген республикада көннең аязлы-болытлы булуы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә, яшен вакытында секундына 14 метрга җитүе ихтимал. Һава температурасы көндез +27, +32 градус.
11 августта төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +13, +18 градус, урыны белән +8 градуска кадәр. Көндез +26, +31 градус.
12 августта урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, урыны белән +5 градуска тиклем. Көндез +22, +27 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.